Борын-борын заманда бер кыя башында кошлар патшасы яшәгән, ди. Аның хатыны бик мыжык булган. Көннәрдән бер көнне гауга чыгарган: “Кошлар патшасы була торып, шушы кыя тишегендә яшисең, давай сөяктән сарай салдырыйк, – ди икән иренә, – эшләт кошларыңны”.
Беркет ни эшләсен, хатынны тыңламыйча булмый. Барлык кошларга җыелырга әмер биргән. Әйтелгән вакытка һәммә кош кыя янына җыелган. Саескан белән тукран гына соңлаганнар.
– Нигә соңладыгыз? – дип ачулана икән кошлар патшасы.
– Мин дөньяда корыган агач күбрәкме, әллә корымаганымы, шуны исәпләдем, – ди икән Тукран.
– Я-я, кайсысы күбрәк соң? – ди Бөркет.
– Корыганнары күбрәк икән, – ди Тукран.
– Булмас, ялгышкансыңдыр, бөтен урманнар ямь-яшел бит.
– Мин бер генә ботагы корыганны да корыган агачка санадым – ул барыбер корыячак бит.
– Алай икән. Дөрес әйтәсең. Ә син, Саескан, нигә соңга калдың?
– Мин дөньяда ирләрме, хатыннармы күбрәк, шуны санадым.
– Я-я, кайсысы күбрәк соң?
– Хатыннар байтакка күбрәк икән.
– Булмас, ялгышкансыңдыр. Алар бер чама бит.
– Мин хатыннар сүзе белән эш иткән ирләрне дә хатыннарга санадым, – ди Саескан.
– Алай булгач, кошлар, таралыгыз! – дигән Бөркет. – Мин сезне монда хатыным сүзе белән җыйган идем.
Фото: m.apkpure.com