Барлык яңалыклар
Дөнья бу
15 ноябрь 2022, 21:17

Илсөяр ТИМЕРБАЕВА. Курыкканга куш күренә

Кем кайда тутыра ала – берсеннән-берсе тулган кузакларны «урабыз» гына!.. Шулвакыт беребезнең «Пеләвәй!» дип аваз салуыннан сыннар катты.

Илсөяр ТИМЕРБАЕВА. Курыкканга куш күренә
Илсөяр ТИМЕРБАЕВА. Курыкканга куш күренә

И, уңган да соң борчак! Аны быел безнең урамнан ерак та түгел, Югары оч басуына чәчкәннәр. Башка елларда, мал-туар таптамасын, бала-чага тимәсен диптер инде, йә Кыр башына, йә булмаса Кыек юл өстенә – ераккарак чәчәләр иде. Тик аны кайда гына яшереп чәчсәләр дә, без барыбер шунда инде!..

Урамдагы малайлар, кызлар белән киттек әзерләнеп борчак урларга. Тәмле кузаклар белән сыйланырга! Кызлар путаларын кысыбрак буды, малайларның майкалары ыштаннарына кыстырылды, чалбар балаклары бәйләнде. Менә басу! Уйсурак җирне чамаларга кирәк – каравылчы килеп чыкса качарга җайлы булсын.

Кем кайда тутыра ала – берсеннән-берсе тулган кузакларны «урабыз» гына!.. Шулвакыт беребезнең «Пеләвәй!» дип аваз салуыннан сыннар катты. Кем ничек, кая булдыра – элдертәбез генә! Каптай корсаклар, бүрәнәгә әйләнгән чалбар балаклары йөгерергә комачаулый. Тәмам әлсерәдек... Янымда гына яңгыраган. «На, малкай!» – дигән тавышка тез буыннарым калтыранып, җиргә чүктем, куркуымнан, сабагыие белән йолкынган, кысып тоткан кузаклы көлтәм төшеп китте... Йөрәгем җитеп күтәрелеп карасам... «Пеләвәй» – җәйге каникулында колхозга басу каравылчысы булып эшкә кергән олы абыем, елмая-елмая, аты белән яныбыздан чаптырып узды

 

Фото: stihi.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: