Барлык яңалыклар
Дөнья бу
12 ноябрь 2022, 21:57

Илсөяр ТИМЕРБАЕВА. Шикәр әчесе

Бур идем мин. Шикәр буры!..

Илсөяр ТИМЕРБАЕВА. Шикәр әчесе
Илсөяр ТИМЕРБАЕВА. Шикәр әчесе

Бур идем мин. Шикәр буры!..

Ишле гаилә булгангадыр инде, өстәлдә шикәр тормый. «Кәнфит нәрсә икән ул?» диярлек түгел анысы, кәгазьсезен күргәнем бар. Әни алгалый аны кибеттән.

Миңа биш-алты яшьләр чамасы. Шулай беркөнне, актарынып йөри торгач, әнинең «кеше-кара килгәндә йөз кызармасын» дип алып куйган шикәренә юлыктым. Әни аны фанердан ясалган тоз тартмасы эченә, чүпрәккә төреп, ераграк яшергән. Бер керәм шунда, ике керәм, тәмам юл салдым. Нәни генә кулларым белән кереп кенә китәм дә эләктерәм шикәрне, берне генә түгел – икене. Бер йодрыкка берсе булса, икенчесен дә буш йөртмим. И-и, ул шикәрнең тәмлелеге! Суырасың-суырасың, җелекләргә үтә бит аның тәме. Тик бигрәк тиз эреп бетә шул...

Чираттагы «табышым»ны эләктереп, ишегалдына ук кебек атылып чыгуым булды – абыем кочагына килеп тә кердем.

– Нәрсә ул?

– Ком...

– Күрсәт әле!

Мин кулларымны яшерәм. Җиткән егеткә нәрсә инде ул – бармакларымны әкрен генә каерып ачып, карашын ике учымда ап-ак булып яткан шикәр шакмакларыннан алды да туп-туры күзләремә карады. Дәшмәде, ачуланмады, бары тик елмаеп күзләремә генә карады...

...Ул шикәрнең әчесе миңа гомерем буена җитәрлек булды. Рәхмәт сиңа, абыем, үтемле тәрбияң өчен!

 

Фото: lifekorea.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: