Барлык яңалыклар
Дөнья бу
9 ноябрь 2022, 22:42

Балыкларга кагылышлы кызыклы хәлләр

Акуланың дошманы – бәләкәй генә энәле балык.

Балыкларга кагылышлы кызыклы хәлләр
Балыкларга кагылышлы кызыклы хәлләр

Шаран районының Юмаш  буасында  тотылган карп балыгының авырлыгы 9-12 килограммга  җитә. Бу беләк буе балыкның берсе генә эләксә да бай  тотымга ирешәсең. Балыкчы фәстерергө арата дисәгәз,

әнә, шаранлылардан барып сорагыз.

 

* * *

Илленче елларда Калтасы районында булган бу хәл. Агыйделнең түбәнге агымында балыкчылар җылымына бозау зурлыгы җәен балыгы зләгеп чыккан. Яз көне тотылган бу җәеннең  авырлыгы 78 килограмм 200  грамм булган.

 

* * *

1932 елда Юрүзән елгасында, Аркаим авылына ерак  түгел ике метр ярымлык чуртан балыгы күренгән. Моны авыл халкы якында урнашкан геологларга барып әйтә. Геологларга да аны күрергә

насыйп була һәм алар бу хакта матбугатка хәбәр итә. Ә аларга ышанмый булмый.

Мәгълүм ки, геологлар табигатьтә очраган һәрнәрсәне

күзәтеп, үлчәп, тасвирлап йөргән кешеләр.

 

* * *

Акуланың 150дән артык  төре бар. Тропик диңгезләрендәге ерткыч балыкларның иң куркынычы ак акула  исәпләнә. Шулай булуына карамастан, аның да дошманы бар икән. Ул – бәләкәй генә энәле балык. Акула аны  йоткан очракта, ул башындагы без сыман очлы энәсе  белән ерткычның корсагын тишә һәм иреккә чыга. Ә акула һәлак була.

 

Фото: Pinterest

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: