Әлеге вакыйга 20 ел элек булган. Баймакта почтальон булып эшләүче Гөлназ исемле хатын ялгыз гына улын үстерә. Бер ир белән танышып гаилә корганнан соң уртак балалары туа. Ир хатынның малаен кабул итми, атасына илтеп бирүне сорый. Гөлназ Илназын себерке җыярга дип алдап урманга алып бара, билбавы белән буып үтерә һәм күмеп куя. Аннан соң ул малаеның югалуын хәбәр итә, төрле җирләргә игъланнар ябыштырып чыга, Мәскәүгә барып “Жди меня” тапшыруына да төшеп кайта.
2017 елда урманда гөмбә җыючы кеше сөякләрен таба, ДНК экспертизасы аны Илназ сөякләре булуын ача. Тикшерүчеләр кабат шаһитларны сорашып, Гөлназны полиграфта тикшергәннән соң хатын үзенең җинаятен таный. Ул моңа ире этәрүен белдерсә дә суд ирне гаепләүче дәлилләр тапмый. Гөлназ 12 елга хөкем ителә.
Фото социаль челтәрдән алынды.