Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 октябрь 2022, 21:33

26 тапкыр пычак кадаган

Башкортстанда яшәүче бер көнче ир  хатынын үтергән. Аның өч баласы ятим калган.

26 тапкыр пычак кадаган
26 тапкыр пычак кадаган

Ир элекке хатыны өенә килгән, ләкин ул йортта булмаган. Китәргә җыенып машинасына кереп утыргач, аерылган хатынын кемдер машина белән кайтарып куюын күрә. Ир машинасының бардачогыннан пычак алып өйгә кереп, хатынга ташлана. Эченә, күкрәгенә, муенына 26 тапкыр пычак кадый, нәтиҗәдә хатын үлә.

Суд ирне 10 елга каты режимлы колониягә хөкем итте. Ир үзенең гаебен таныган. Баксаң, хатынны өенә такси кайтарып куйган булган. Мәрхүм хатынның бу ирдән өч баласы ятим калган.

Алар 2013 елда танышып гаилә корганнар. Күп тапкырлар кыйналганнан соң хатын 2017 елда аерылып киткән була.

 

Фото: v-kurse.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: