Барлык яңалыклар
Дөнья бу
4 октябрь 2022, 17:05

Үзен-үзе үтерүче коткарылган

Нефтекама шәһәрендә Росгвардия патруле үз-үзен үтерергә теләүчене коткарып калган.

Үзен-үзе үтерүче коткарылган
Үзен-үзе үтерүче коткарылган

28 сентябрь иртәсендә полициянең өлкән прапорщигы Павел Рушингин һәм өлкән сержант Денис Мөхәммәтшин Нефтекама шәһәре буенча патрульлек итеп йөри. Шул вакытта аларга якындагы азык-төлек кибете түбәсендә канга баткан яшь егетнең басып торуы турында мәгълүмат килә. Патруль кичекмәстән шунда ашыга.

Кибет янына килеп җитү белән алар түбәдә өстенә футболка гына кигән бер егетнең басып торуын күрәләр. Ә урамда бу вакытта минуслы температура була. Егетнең кан тамырларын киселгән була, җиргә кан саркып тора. Әйләнә-тирәдәгеләрнең сүзләренә ул игътибар итми.

Росгвардия хезмәткәрләре кичекмәстән “Ашыгыч ярдәм” чакырта. Табибларның килүен көткән вакытта алар үз-үзен үтерергә теләүче егет белән әңгәмә алып барып, аны җиргә төшәргә күндерәләр. Павел Рушингинның бронежилет кесәсендә бинт яткан була. Ул егетнең яраларын бәйли, аннары патруль автомобиленә алып кереп җылыта. “Ашыгыч ярдәм” каретасы килгәч, егет табиблар карамагына тапшырыла. Үзенең мондый куркыныч адымга баруының сәбәпләре турында ул берни дә әйтми.

Чыганак: Росгвардиянең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең матбугат хезмәте.

Үзен-үзе үтерүче коткарылган
Үзен-үзе үтерүче коткарылган
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: