Барлык яңалыклар
Дөнья бу
25 сентябрь 2022, 22:20

Бер хатын таныш ирне шампур белән үтергән

Белә торып кеше үтергән.

Бер хатын таныш ирне шампур белән үтергән
Бер хатын таныш ирне шампур белән үтергән

Бу вакыйга Ишембай шәһәрендә булган. 31 яшьлек хатын һәм аның дус ире елгага балык тотарга китәләр. Алар үзләре белән кабымлыклар һәм спиртлы эчемлекләр дә ала. Аракы эчеп алган ир хатынга мәхәббәт белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. Ике арада каршылык чыгып киткәч хатын иргә башта пычак белән, аннан шампур белән кадый. Шампур муен өлешенә туры килә. Ул кадалу белән ир шунда ук егыла һәм мәрхүм була. Хатын бу урынны ташлап качу ягын карый. Узып баручылар ирнең гәүдәсен табып полициягә хәбәр итә.

Кеше үтерүче кулга алына, гаебен таный. Белә торып кеше үтергәне өчен аны алты ел да дүрт айга ирегеннән мәхрүм итәләр.

 

Фото: s30812249482.mirtesen.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: