Барлык яңалыклар
Дөнья бу
22 сентябрь 2022, 20:35

Заһит МУРСИЕВ. Эләкмәс белән тимәс ашаганыгыз бармы?

Хәзерге халык эләкмәс белән тимәсне белми, бисмилла әйтсәң туярсың, дигәнне дә аңламый. Тормыш үзгәрде, кешеләр үзгәрде.

Заһит МУРСИЕВ. Эләкмәс белән тимәс ашаганыгыз бармы?
Заһит МУРСИЕВ. Эләкмәс белән тимәс ашаганыгыз бармы?

Без үскәндә әни казан тирәсендә әйләнгәли башласа, нәрсә пешерәсең? – дип сорый идек.

– Эләкмәс белән тимәс, – дип җаваплый иде ул.

Нәрсә дисен инде, өйдәге берничә төрле ризыктан нәрсә пешерү хатын-кызның юкны бар итү осталыгына бәйле иде шул. Өйләнгәч, мин үзем хатыннан сорый башладым:

– Эләкмәс белән тимәс пешерәсеңме?

Ләкин хатын минем юморны аңламый иде инде. Әйе, хәзерге халык эләкмәс белән тимәсне белми, бисмилла әйтсәң туярсың, дигәнне дә аңламый. Тормыш үзгәрде, кешеләр үзгәрде. Хәзер кибетләрдә шул тиклем ашамлык күп, исемнәрен дә белеп бетерерлек түгел. Хәтерлисезме: “Не скажу в какой деревне есть мужик беременный”, – дип җырлый иде Золотухин. Хәзер беременный мужиклар белән дөнья тулы, чөнки ашаганнары тиргә чыкмый, чиргә чыга.

Карап-карап торам да кызганып куям үзләрен. Их, минәйтәм, боларга ара-тирә булса да эләкмәс белән тимәс ашатырга иде.

 

 

Фото: zachashkoj.mediasole.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: