Башкортстанның Белорет районында яшәүче фермер Алик Махиянов элекке хатыны Динә Махиянованы рәхимсез рәвештә үтергән. Хатын иреннән 3 ай элек киткән булган. Алик аны атасы йорты янында сагалап торып 14 тапкыр пычак белән кадап үтерә.
Бергә яшәгән соңгы елларда Динәне ире еш кыйнаган – яшь хатын полициягә 13 тапкыр мөрәҗәгать иткән, тик аның гаризалары җавапсыз калган. Җәзасызлыгын сизеп алгач, Алик Махиянов элекке хатыны янына янә килә һәм аны үтерә.
37 яшьлек Алик Махиянов Белореттагы билгеле шәхес. Күпләр аны уңышлы фермер – крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы буларак белә. 2009 елда ул Азналкино авылында ике иске колхоз фермасы сатып ала һәм дуңгызлар үрчетү белән шөгыльләнә башлый. 2014 елда ул республика грантын ала һәм токымлы сарыклар үрчетә башлый.
Аларның 13 һәм 6 яшьлек ике уллары ятим калды.
Фото Интернеттагы социаль челтәрдән алынды.