+3 °С
Болытлы
Бу фаҗига 19 июльдә 16:00 сәгатьтә була. Уфа-Оренбург трассасында 60 яшьлек Туймазылы югары тизлектә үзенең “Lada Largus” машинасында "Howo" үзбушаткычына бәрелә. Әлеге "Howo" үзбушаткычы юл эшләре башкарган була. Алынган җәрәхәтләрдән өлкән яшьтәге ир-ат урында һәлак була. Аның 9 яшьлек кызы хәзер Уфада республика клиник хастаханәсендә балалар реанимациясендә ята.
Табиблар, җәрәхәтләр авыр булу сәбәпле, кызның исән калу мөмкинлеге юк дип исәпли. Алар кызның баш мие үлгән, йөрәге тибүен дәвам итә дип белдерә.
9 яшьтә мәгънәсез фаҗигадә якты дөнья белән хушлашуы бик кызганыч....
фото: ГИБДД РБ