Барлык яңалыклар
Дөнья бу
19 июль 2022, 22:14

Африканы дроннар басачак

Пилотсыз самолетлар почта ташыячак.

Африканы дроннар басачак
Африканы дроннар басачак

Германиянең Wingcopter компаниясе Африка илләрендә пилотсыз самолетларны  массакүләм җәелдерү идеясе белән чыккан. Әлеге проект барлыгы  60 миллион долларга төшәчәк. Бу эштә кулланылачак Wingcopter 198s дроннары 6 килограмм йөк алып барырга сәләтле.

Самолетның бер канат очыннан икенчесенә  ике метрга якын. Оператор  бер үк вакытта 10 дрон белән идарә итә ала.

Пилотсыз самолетлар дарулар, лаборатория үрнәкләре, вакциналар һәм төрле көндәлек товарларны ерак төбәкләргә тиз арада илтеп җиткерү өчен файдаланылачак.

Проект икътисади гына түгел, сәламәтлек саклау мәсьәләләрен чишүгә дә ярдәм итәчәк.

 

 

Фото: gsdmagazine.org

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: