Барлык яңалыклар
Дөнья бу
18 июль 2022, 19:00

Тешләрне чистартудан котылачакбыз

Бу эшне  микророботлар башкарачак.

Тешләрне чистартудан котылачакбыз
Тешләрне чистартудан котылачакбыз

Американың Пенсильван университеты белгечләре катнашлыгында Халыкара тикшеренү командасы тешләрне яңа төрле чистарту ысулын эшләгән.

Моның өчен  микророботлар файдаланылачак. Ул магнит кыры ярдәмендә идарә ителә торган тимер оксидының кечкенә өлешләреннән гыйбарәт. Модельләрдә һәм чын тешләрдә тест үткәрү югары нәтиҗәлелекне күрсәткән. Проектны эшләүчеләр фикеренчә, микророботларны урнаштыру тешләрне чистарту процессын гадиләштерәчәк, ул щетка, теш җепләре һәм авызны чайкау кебек мәшәкатьләрдән коткарачак. Шулай итеп, теш чистарту мәшәкатеннән котылачакбыз. Иң мөһме – мондый ысул кул белән чистартудан күпкә нәтиҗәлерәк тә икән.

 

Фото: Depositphotos

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: