+13 °С
Болытлы
Әлеге ачышка агрессив кечкенә кырмыскалар ярдәмендә ирешкәннәр. Сүз аларның аерым төре – җыештыручы кырмыскалар турында бара. Алар җир астында яши, ояларын ташлар һәм башка каты әйберләр белән каплый. Тотрыклы әйберләр эзләп дистәләрчә метр җир астына төшә ала.
Кырмыскалар тапкан шундый казылмалар арасында имезүчеләрнең тешләре дә була. Кырмыскаларның бу ярдәме палеонтологларны кыр шартларында ком һәм туфракны сәгатьләр буе казу эшеннән коткара.
Бөҗәкләр ярдәмендә моннан 33-35 миллион ел элек яшәгән 10 яңа төр имезүче табылган.
Фото: planeta-eruditov.ru