Барлык яңалыклар
Дөнья бу
13 июль 2022, 12:12

Киңәшче песи

Песи башын чайкаган. Бабай ике рюмканы да үзе эчеп куйган.

Киңәшче песи
Киңәшче песи

Нурлыгаян бабай песиләр яраткан. Ул бик күп песи асраган. Бервакыт бабай күршеләренә кунакка кергән. Анда мәҗлес бара икән. Аны да табынга утыртканнар. Ә эчәргә-ашарга бирмәгәннәр.

Икенче вакыт Нурлыгаян бабай үзе күршесен кунакка чакырган. Күршесе боларга кергән. Өстәлгә бер шешә аракы белән ике рюмка куйган. Рюмкаларга аракы салган да күршесе алдына куйган. Иң башта ак песиенә карап:

– Эчерикме? – дигән.

Песи башын чайкап куйган. Бабай ике рюмканы да үзе эчеп куйган. Бу тагын рюмкаларны тутырган да кара песиеннән сораган. Кара песи янә башын гына чайкап куйган. Бабай тагы ике рюмканы да эчеп куйган. Шулай итеп, ул бер шешәне бер үзе эчеп бетергән. Күршесе ни әйтергә дә белми, кызарып чыгып киткән.

(1971 елда Шаран районы Бурсык авылында Шәйхулла Хәйруллиннан (1889 елгы, беренче авыл советы рәисе, колхоз оештыручы)  БДУ студентлары язып алган.)

Фото: m.fotostrana.ru

Киңәшче песи
Киңәшче песи
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: