Барлык яңалыклар
Дөнья бу
12 июль 2022, 16:17

Шәфига ИСМӘГЫЙЛОВА. Ботсыз казлар

 Килен чибәр, очып торган җиңел гәүдәле.

Шәфига ИСМӘГЫЙЛОВА. Ботсыз казлар
Шәфига ИСМӘГЫЙЛОВА. Ботсыз казлар

Садыйк абзый аны бик ерактан алып кайтты. Килен чибәр, очып торган җиңел гәүдәле. Мәрьям әби икенче көнне күрше-күләнне, ага- энеләрне җыеп Коръән укытырга ниятләде. Аннан соң аш мәҗлесе башланды. Аш бүлмәсендәге киленгә карчык пешкән казны табынга чыгарырга кушты. Гадәт буенча, каз кунаклар алдында туралырга тиеш. “Дәдәң казны әллә кайчан бүлеп куйды инде”, – дип, поднос күтәреп, килен пәйда булды. Бүленгән каз өлешләре арасында ике боты җитмәвен күргәч, карчык агарды-күгәрде һәм: “Сез        инде гаеп итмәгез, кунаклар, быелгы казларыбыз, ни гаҗәптер, ботсыз булдылар”, – дип куйды.

 

Фото: povar.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: