Барлык яңалыклар
Дөнья бу
28 июнь 2022, 16:39

Леонид СОКОЛОВ. Диоген турында

Диогенның мичкәдә яшәве турында хәтта “икеле” капчыклары да белә.

Леонид СОКОЛОВ. Диоген турында
Леонид СОКОЛОВ. Диоген турында

Диогенның мичкәдә яшәве турында хәтта “икеле” капчыклары да белә.  Тик моның сәбәпләре турында баш ватарга гына кала. Алар берничә булырга мөмкин. Кәрт уйнап отылу, хатыны куып чыгару, ипотека алу, салым хезмәтеннән качу һәм башкалар. Ләкин, ничек кенә булмасын, кеше кайда яшәвен үзе хәл итә. Бәлки аңа шулай яхшырак та булгандыр.  Без аның мичкәсенең нинди агачтан ясалуын да, ничә бүлмәле икәнлеген дә белмибез. Диогенның мичкәсенә  мәрмәр тактаташ куелырга тиеш, ләкин ул сакланмаган. Мин аның бүгенге көннәргә кадәр килеп җитмәү сәбәбен болай фаразлыйм. Диоген рәхәтләнеп имән мичкәсендә, күкрәк тутырып саф һава сулап ятканда, урам себерүче килеп шакыган.

– Кем бар анда?

– Мин, урам себерүче, мичкәгез себерергә комачаулый.

Философ мичкәсен күчереп куеп, озак та үтми, коммуналь хезмәтләр килеп шакый. Алар утка, суга түләмәү сәбәпләрен сорый.  Диоген утсыз-сусыз утыруын аңлата. Шуннан соң хакимият  вәкилләре аның халыктан аерылып, уттан һәм судан баш тарту сәбәпләре турында аңлатмасын алып китә. Аннан полиция вәкилләренә чират җитә.  Алар мичкәдә урам исеме һәм йорт саны куелмауга дәгъва белдерә. Бераздан мичкәне салым хезмәте вәкилләре уратып ала. Алардан соң суд приставлары килә.

– Сез минем хокукларымны бозасыз. Мин судка бирәчәкмен! – дип куркыта Диоген.

– Европа судына кадәр барып җитә аласыз. Торак өчен түләми яшәвегез өчен, без милкегегезне тартып алырга тиеш.

Приставлар тартып алыр милек тапмагач, Диогенны төтен белән өркетеп  чыгарып, торагын  конфискациялиләр. Шулай итеп, Диоген мичкәсез торып кала.

 

Фото: art-helicon.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: