Барлык яңалыклар
Дөнья бу
28 июнь 2022, 16:06

Кәрим КАРА. Алма агачыннан... (Ахыры)

Бу кадәр кайгыны йөкләп алып кайтырга батырчылыгым җитмәде.

Кәрим КАРА. Алма агачыннан... (Ахыры)
Кәрим КАРА. Алма агачыннан... (Ахыры)

Вакыт бит тиз үтә ул. Көнне генә үткәрү авыр була, ә елның үтүе атылган йолдызга тиң.

Рәхмәт төшкере улыбыз сынатмады. Мәктәптә гел бишкә, гел бишкә, алдынгылардан булды. Шуннан заманалар үзгәреп китте, укырга керү дә икенче төрлерәк икән. Әмма Сабир үз башы белән үтте бар сынауларны. Авылның беренче алыпсатарының улы Нәҗип акча түләп барып керде Сабирыбыз янына. Акча ярдәмендә генә кешене ничек белемле ясап була торгандыр, мин һаман да төшенә алмыйм әле. Ярар, кеше баласында эшебез юк, үзебезнеке максатына ирешсен. Анда да беренчелекне бирми улыбыз, гел мактап телгә алалар.

Ә без Ходайның һәр бирмеш көнендә шатланып туя алмыйбыз. Менә бер гади кешеләрнең дә баласы шундый биеклеккә күтәрелсен әле, бар авылдашларны шаккатырып! Безнең урамга да бәйрәм килер, улыбыз зур, җаваплы эштә эшли башлар, зур өйгә ия булыр, чит ил машинасында гына җилдерер, акчаны исәпләп тотмас. Вакыты җиткәч берәр ипле генә, акыллы гына кызга өйләнеп куяр. Киленебез безгә оныклар алып кайтыр. Үтәрбез урам буйлап курчакка тиң оныкларыбызны җитәкләп. Кешеләр гаҗәпкә калып арттан карап калырлар. Үз әти-әнисен муллыкка күмәр улыбыз. Белә бит аның өчен ничек тырышканнарыбызны. Бик матур хыяллар йөрәкләребезне җылыта иде икебезнең дә. Теге алмагач белән алма турындагы әйтем бик дөрес түгел ул, дип тә уйлый башладым мин шул чакларда. Әмма…

Бергә укуны тәмамладылар Сабир белән Нәҗип. Безнеке кызыл дипломга, ә теге көчкә-көчкә сөйрәлеп йөрде ахрысы. Югары уку йорты иң үрнәк укучыларының берничәсен чит илгә белемнәрен күтәрер өчен җибәрергә карар кабул иткән булган. Исемлеккә безнең Сабирны да керткәннәр.

Диплом алгач та егетләр шатлыкларын уртаклашырга авылга кайттылар, билгеле. Шактый кызып алган Нәҗип безнең өйгә дә сугылды. Ниндидер төртмә сүзләр сөйләргә маташты шунда.

Кич җиткәч Сабир улыбыз клуб тирәсен әйләнеп кайтырга җыенды. Их, шул чакта туктатасы булган икән үзен! Берни сизмәде шул ата йөрәге. Ә бер сәгатьләп вакыт үткәч улыбызның канга баткан гәүдәсен күтәреп керделәр иптәшләре. Аны чит илгә җибәрергә сайлаганнарыннан көнләшеп, шулай Нәҗип кара канга туздырган икән. Әнисе белән без ни эшләргә белми йөгергәләдек, врач килеп җитте, малайны «Ашыгыч ярдәм» машинасында район хастаханәсенә алып киттеләр. Әлбәттә, мин үзем дә утырып бардым. Таң алдыннан врач чыгып әйтте:

– Тормышына куркыныч янамый. Ләкин…

Минем эчкә җылы керде. Шул чакта «ләкин» сүзе игътибарга алынмаган. Төп мәгънәсе шунда булган икән аның.

Бераз ипкә салгач, Сабирны республика хастаханәсенә озаттылар. Мин бары бер атнадан соң гына аның хәлен белергә бара алдым. Палатадан каршыма авырлык белән генә йөргән, йөзе агарып каткан Сабир чыкты. Безнең улыбыз Сабир иде каршымда, шул ук чакта җиде ят иде бу адәм. Күзләренең нуры сүнгән, бар нәрсәгә битараф, авыз ачып әйткән сүзләренең башы-азагы юк. Бала акылы кергән иде бердәнберебезгә. Зыян килгән икән башына, башын төйгән теге нәгъләт…

Бу кадәр кайгыны йөкләп алып кайтырга батырчылыгым җитмәде. Сафияга улыбыз тернәкләнә инде дигән булдым. Хокук органнары килеп бу эшне тикшереп йөрделәр. Нәҗипнең әтисе бер тотам калмады артларыннан, өенә кертеп  сыйлап чыгарды тегеләрне, бирәсен дә биргәндер. Тикшерүләр барышында барысын күреп торган иптәшләре башта сөйләгән сүзләреннән баш тарттылар.

Беркем күрмәгән, беркем белмәгән имеш  нәрсәләр булганын. Әллә үзе егылып тән җәрәхәтләре алгандыр…

Соңыннан килеп Нәҗипне акладылар, эшне яптылар. Бу вакытта без Сабирны өйгә алып кайткан идек инде. Сафиям мескенкәй бу кайгыны күтәрә алмады, атна-ун көн үтмәде, гүр иясе булды. Улымны мин тәрбияләргә тиеш булып калдым.

Нәҗип әтисенең комплексына хуҗа булып урнашты. Авыл урамына сыймый хәтәр машиналарда җилдерде. Очраганда аша карап узды.

Шул чакта минем башыма уй килде. Улымны хөкүмәт урамга чыгарып атмас, андыйларны карага махсус больницалар бар. Ә мин бу адәм актыкларыннан үч алырга тиеш! Җир астында сыкрап яткан Сафиямның күңеле тынычлар ичмасам, үзем дә адәм рәвешенә керермен…

Күрше авылда аралашкан чуваш карты бар иде минем. Гомер буе аучылык белән шөгыльләнде. Бер карчыкка улымны карарга тапшырдым да, тәвәкәлләп танышыма юл тоттым. Ул башта мылтыгын бирмәскә дә карышты. Казларга төлкеләр ияләште, дип кенә чак күндерә алдым үзен.

Төн җиткәч, Сабир йоклап киткәч, коралны алып олы юл чатына чыгып бастым. Шәмбе көн, гадәттә, Нәҗип район мәдәният йортында күңел ачарга тиешле. Әнә теге чокыр янында бар техника тизлеген киметә. Нәкъ шул урында җанын җәһәннәмгә озатам мин ул хәсиснең. Минем улымны гарип ясап, рәхәт күреп яшәмәсен. Үзем дөреслекне табам, хөкемдар булам, дип уйладым.

Чамалаган вакытта машинасы күренде моның, мылтыкны күтәрдем… Ләкин тәтесенә басырга хәлемнән килмәде. Кеше җанын кыяр өчен, имгәтер өчен, кыйнарга кул күтәрер өчен башка төрле булып туарга кирәк икән ул. Андый явызлыкка безнең ишеләр бара алмый. Шулай булуы үзе зур бәхеттер дә, бәлки. Шуннан соң мин улымны шәһәр больницасына китереп урнаштырдым. Үзем шунда каравылда торам, хәлдән килгән кадәр вак-төяк эшләрендә булышам. Улым янымда, теләсә кайсы вакытта янына керә алам. Язмышка шулай язылгандыр күрәсең. Алмага ераграк тәгәрәргә тәки ирек бирмәделәр кара җаннар…

 

Фото: мояоколица.рф

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: