Кытай Халык Республикасының Нанкин университетында узган махсус семинарда галимнәр Марс планетасын өйрәнүгә багышланган “Тяньвэнь” проектының программасын җәмәгатьчелек игътибарына чыгарды. Аның буенча, Кытай космонавтлары утырган беренче корабль “кызыл планета”га 2028 елда юл алырга тиеш. Кайту вакыты 2031 елның июленә планлаштырылган. Ун ел эчендә кытайлылар Марска өч шундый экспедиция җибәрергә ниятли. Кытай космонавтлары планета өстенә төшеп, аның буенча йөрерләр, үз күзләре белән ландшафтын күрерләр, табигатен карап “хозурланырлар” һәм үз куллары белән Марс туфрагын җыеп, Җиргә алып кайтырлар, дип фаразлана.
Бер үк вакытта АКШның NASA корпорациясе астронавтлары да Марска очарга әзерләнә. Экспедицияләрнең кайсысы “кызыл планета”га беренче булып барып җитәр һәм кире әйләнеп кайта алырлармы – бер Аллаһ кына белә...
Ләкин шунысы ап-ачык: 1961 елда Галәмгә беренче булып барыбер совет кешесе – Юрий Гагарин күтәрелде. Һәм бу казанышны инде берничек тә узып булмый!
Фото: new-science.ru