Барлык яңалыклар
Дөнья бу
25 июнь 2022, 09:50

Тычкан үтергән өчен суд

62 яшьлек Илдар Минһаҗев биш елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

Тычкан үтергән өчен суд
Тычкан үтергән өчен суд

Чишмә районы суды лаборатор хайваннар питомнигының элеккеге директоры 62 яшьлек Илдар Минһаҗевны биш елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

2018 елның язында Горный авылында урнашкан лабораториядә директор вазифаларын башкаручы Илдар Минһаҗев төрле компанияләрдән ветеринария таныклыкларыннан башка бер меңнән артык ак лаборатор тычканнар сатып алган. Аларны башка кимерүчеләр белән бергә урнаштырганнар, нәтиҗәдә, барлык кимерүчеләр дә тычканнардан чир йоктырган. Чирле 29 меңгә якын кимерүчеләрне “йоклатырга” туры килгән. Эксперт бәяләмәсенә караганда, китерелгән зыян суммасы 4,7 миллион сумнан артык тәшкил итә.

 


Фото: bugaga.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: