Барлык яңалыклар
Дөнья бу
24 июнь 2022, 08:51

Мотоцикл... һавадан оча

Бу “матай”ны саф углеродта эшләүче 8 реактив двигатель хәрәкәткә китерә. Ул сәгатенә 800 чакрым тизлек белән очып, 450 килограмм йөкне 650 чакрым ераклыкка илтергә сәләтле.

Мотоцикл... һавадан оча
Мотоцикл... һавадан оча

Хәтерлисезме, 1970-90 елларда авылда иң күп таралган транспорт чарасы мотоцикл иде. Егетләр йөргән кызларын “Минск”, “Восход”, “Иж”, ә иң текәләре “Java” матайларына утыртып, теләгән җирләренә “очып барып җитәбез!” дип мактаныша иде. Бу сүзләрнең чынлап та тормышка ашуына ул чакта кем ышанган!

Ләкин техник прогресс үзенекен итә.  JetPack Aviation компаниясе P2 Speeder дип аталган оча торган мотоцикл уйлап чыгарган. Бу “матай”ны саф углеродта эшләүче 8 реактив двигатель хәрәкәткә китерә. Ул сәгатенә 800 чакрым тизлек белән очып, 450 килограмм йөкне 650 чакрым ераклыкка илтергә сәләтле. Очыш белән “водитель”дән тыш, борт компьютеры идарә итә. P2 Speederның корпусы тимер дә, пластмасса да түгел, ул оптик углерод волокносыннан эшләнгән. Әлегә тик бер шундый мотоцикл гына җитештерелгән. Тиздән ул сериягә кереп, коткаручыларга, янгын сүндерүчеләргә һәм полицескийларга хезмәт күрсәтә башлаячак дип фаразлана.

Мотоцикл... һавадан оча
Мотоцикл... һавадан оча
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: