Барлык яңалыклар
Дөнья бу
23 июнь 2022, 09:19

Электромобильне юл… тукландыра

Әлеге юл элмәк рәвешендә урнашкан. Электромобильгә тулы зарядка алу өчен үзәк юлдан шушы “элмәк”кә кереп китеп, аны урап, олы юлга чыгу да җитә.

Электромобильне юл… тукландыра
Электромобильне юл… тукландыра

Дөньяда экологик яктан таза, ягулык ягыннан кесәгә дә артык сукмый торган электромобильләр көннән-көн ныграк тарала. Аларның тик бер уңайсыз ягы гына бар: заправкалау станцияләре Русиядә генә түгел, дөнья буенча шактый сирәк очрый.

Шуны истә тотып, Fiat, Chrysler, Dodge, Jeep, Opel, Peugeot һәм Maserati автомобиль брендлары хуҗасы булган Stellantis компаниясе мондый машиналарны хәрәкәт вакытында электр тогы белән тәэмин итә торган... юл төзеде. “Arena del futuro” дип аталган әлеге юл Италиянең төньягында, Милан шәһәре янында урнашкан. Аның озынлыгы – нибары 1050 метр гына. Ул элмәк рәвешендә урнашкан. электромобильгә “туклану” өчен үзәк юлдан шушы “элмәк”кә кереп китеп, аны урап, олы юлга чыгу да җитә.

Моның сере нәрсәдә, дисезме? Эш шунда: асфальт астына индуктив электр катушкалары яшерелгән. Алар 5G технологияләре буенча электр энергиясен шушы юлдан хәрәкәт итүче машиналарның аккумуляторларына җибәрәләр. Аккумулятор тулы зарядка алсын өчен, электромобильгә шушы юлны бер тапкыр урап чыгу да җитә. Әлеге чыбыксыз “заправка” ысулы, водительгә дә, аның пассажирлары сәламәтлегенә дә зын китерми, ди проект авторлары. Алар тиздән мондый юлларның бөтен дөнья буйлап таралачагына ышана.

Фото: new-science.ru

Электромобильне юл… тукландыра
Электромобильне юл… тукландыра
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: