Барлык яңалыклар
Дөнья бу
22 июнь 2022, 22:17

15 яшьлек бала үз теләге белән газ иснәп үлгән

Ул “Мега”да дусты белән булган, анысы зыян күрмәгән.

15 яшьлек бала үз теләге белән газ иснәп үлгән
15 яшьлек бала үз теләге белән газ иснәп үлгән

Уфада 21 июнь көнне 15 яшьлек яшүсмер “Мега” сәүдә үзәгендә вафат булган иде. Ул “Мега”да дусты белән булган, анысы зыян күрмәгән. Аны вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре реанимацияләргә тырышса да, алар көчсез булып чыга – яшүсмер үлә. Аның үлеменең сәбәбе – газ белән агулану. Һәлак булган егет балалар йортында тәрбияләнгән.

Башкортстанның Тикшерү комитеты яшүсмернең үлемен тикшерү эшен башлады. Ведомство барлык фактлар һәм хәлне тикшерергә ниятли. Беренчел мәгълүматларга караганда, малай зажигалка заправкалау баллончигыннан газ иснәгән. Шуннан соң аның хәле кискен начарлана, аңын югалта һәм үлә.

 


Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: