Барлык яңалыклар
Дөнья бу
21 июнь 2022, 11:21

Марҗа чокыры

Чакмагыш районының Яңа Биккенә авылы кешеләре кайчандыр, буяуларына кызыгып, марҗаны ефәк яулыгы белән буып үтерәләр дә, тирән яр астына ташлап китәләр.

Марҗа чокыры
Марҗа чокыры

Свердловскидан Чакмагышка Бүздәк аша бер марҗа кайта. Кулында сатарга дип алган бер сумка буяулары да була. Моның юлында Яңа Биккенә авылы кешеләре очрый һәм марҗа алар белән кайтырга уйлый. Аның башына ефәк яулык бәйләнгән була. Яңа Биккенә авылы кешеләре, буяуларына кызыгып, марҗаны шул ефәк яулыгы белән буып үтерәләр дә тирән яр астына ташлап китәләр. Бу хәл кыш урталарында була.

Март җитә. Басу каравылчысы Талип, җилдә җилфердәп яткан яулыкны күреп килеп, үле хатынны таба. Гәүдәне Каракөчек авылындагы клубка алып кайталар. Бары тик ире эзләп килгәч кенә хатынның кем икәнлеге ачыла. Үтерүчеләрне тоталар – алар ул вакытта төрле тукымалар буяп, сату иткән булалар.

(1999 елда Чакмагыш районы Калмашбаш авылында Хәдичә Галләмова-Кәлимуллинадан Ирина Насыйрова язып алган.)

Фото: https://www.factinate.com

Марҗа чокыры
Марҗа чокыры
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: