Вәлиләрнең йортлары авыл башында, биек кыя-тау итәгенә урнашкан. Картәниләренең сөйләвенә караганда, элек-электән аларның, күршеләренең йортларында еш кына еланнар пәйда булган.
Вәлинең яшь чагы икән. Моңа чаклы ул бер тапкыр да елан белән күзгә-күз очрашканы булмаган. Шуңамы, өйгә кергән еланны жайлап кына капчыкка салып тау башына мендереп иреккә жибәргән. Икенче көнне караса, теге елан янә идәндә бөгәрләнеп ята, имеш. Вәли, өч өй аша яшәгән картәтисенә чапкан һәм хәлне аңлатып биргән.
– Оясы, балалары бардыр, – дигән картәтисе һәм оныгын өйрәтеп, тынычландырып кайтарып жибәргән.
Вәли, йортына кергән дә сак кына еланга якынлашкан.
– Синең дә балаларың бар, минеке дә... Бар, син кит, минем балаларымны куркытма, – дигән тегенең күзләренә текәлеп. Шуннан соң үзе борылып чыгып киткән.
Елан башкача күренмәгән...
Фото: o-sebe.com