Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 Май 2022, 23:08

13 ел аркасында энә йөрткән

Кеше үтергән өчен хөкем ителгән 37 яшьлек Роман исемле уфалы 13 ел умыртка баганасында энә йөрткән.

13 ел аркасында энә йөрткән
13 ел аркасында энә йөрткән

Бу еллар дәвамында ул аркасы һәм аяклары авыртуга зарланган. Аңа хәрәкәт итү һәм зонадагы эшне башкару бик авыр була. Энә эләгүен ул 2008 елда юл фаҗигасенә тару белән аңлата.

– Мин табибларга күп тапкырлар мөрәҗәгать иттем, тик мине җитди кабул итмәделәр. Минем хәл стандарт булмаган иде, күрәсең, миңа ышанмадылар. Берничә елдан соң миңа колониядә рентген ясадылар һәм умыртка баганасында чит әйбер булуын ачыкладылар. Планлы операция билгеләделәр, тик ул төрле сәбәпләр аркасында, белгечләр булмау, аннары коронавирус сәбәпле кичектерелде. Узган елның җәендә генә мине республика хастаханәсенә алып килделәр. Башта анда, аннары 21 санлы хастаханәдә операция ясап 5 сантиметрлы энә алдылар. Ул ныклап нервлар белән үрелгән булган, – дип сөйләгән ул “Комсомольская правда” гәзитенә.

 


Фото: Ufa. Kp.Ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: