Барлык яңалыклар
Дөнья бу
23 апрель 2022, 23:17

Бәхетсез йолдыз астында туганнар

Астрологлар уңыш елмаймый торган билгеләрне атады.

Бәхетсез йолдыз астында туганнар
Бәхетсез йолдыз астында туганнар

Кайбер кешеләрне уңыш читләтеп үтә. Алар лотереядә җиңмиләр, урамда акча тапмыйлар. Аларга икенче яртысын табу да авыр. Моның сәбәбе йолдызнамәгә бәйле икән.

Астрологлар зодиакаль даирәнең иң уңышсыз өч вәкилен атады.

Үлчәү

Бу зодиакаль даирә вәкилләренә мәктәп эскәмиясеннән үк  уңыш бик сирәк елмая. Алар барысына да үз хезмәтләре белән ирешергә күнеккән. Карьера биеклекләрен алар  читләр ярдәменнән башка гына яулыйлар.

Кысла

Алар уңышка ышанмый,  ә үзләренең  бәхетләрен  шикләнеп кабул итәләр. Кыслалар урамда биш мең сумлык купюра тапмый, сатучылар беркайчан да аларга кирәгеннән күбрәк акча тоттырмый. Су стихиясенең бу вәкилләренә мәхәббәт тә  бик еш елмаймый.

Кәҗәмөгез

Кәҗәмөгезләр хезмәт сөючәнлек һәм үҗәтлек белән аерылып тора. Әмма андый сыйфатлар белән дә һәрчак  үз максатларына ирешә алмый. Аларның капма-каршы җенесләр белән дә мөнәсәбәтләре гел генә шома түгел.

 

Фото: freepng.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: