Барлык яңалыклар
Дөнья бу
21 апрель 2022, 22:31

Пенсионер 75 яшендә үзенең мәхәббәтен тапкан

“Яшь” пар мәхәббәт бар чирдән дә дәва дип исәпли.

Пенсионер 75 яшендә үзенең мәхәббәтен тапкан
Пенсионер 75 яшендә үзенең мәхәббәтен тапкан

Римма Әхмәт кызы Шәйбәкова 30 еллык стажы булган педагог. Ул барлык гомерен Туймазы шәһәренде укытучы һөнәренә багышлый. Тормыш көткән иреннән торып калгач та пенсионер күңелен төшерми, 75 яшендә Назыйм Әхмәтҗановны очрата. Алар күптәннән таныш була һәм берничә дистә ел узганнан соң сөт сатып алыр өчен чиратта торганда очраша. Күпмедер аралашып йөргәннән соң Назыйм Римманы Уфага яшәргә чакыра. Риммага туган шәһәреннән аерылу кыен булса да, ул риза була.

– Миңа аның белән бик рәхәт. Без бергә кибеткә, паркка йөрибез. Әгәр мондый хәл булмаса, мин инде беткән булыр идем, – ди Назыйм Әхмәтҗанов.

“Яшь” пар мәхәббәт бар чирдән дә дәва дип исәпли. Картлыкта ялгыз булмаска чакыра.

 


Фото: Вся Уфа.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: