Барлык яңалыклар
Дөнья бу
19 март 2022, 13:15

Сигезенче каттан егылып исән калган!

Фәрештәләрме, коммуналь хезмәтләрме саклаган?

Сигезенче каттан егылып исән калган!
Сигезенче каттан егылып исән калган!

Уфада февраль аенда  79 яшьлек бер хатын-кыз күпкатлы өйнең тәрәзәсеннән килеп төшеп исән калган иде. Беренче-икенче каттан гына түгел, ә сигезенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән һәм бернинди җәрәхәтләр дә алмаган иде. Бу хәл башкаланың Степан Кувыкин урамындагы йортта булды. Хатын тирән көрткә егылып төшкән, аңа хәтта медицина ярдәме дә кирәк булмаган. Ә без кар тазартмаган өчен коммуналь хезмәтләрне сүгәбез.

Без бәләкәй чакта абзар кыегына менеп, карга сикереп төшеп уйный идек. Муенга кадәр чума идек. Бәлки бу хатын да бала чакта шулай уйнаган булгандыр?..

Уфаның элекке мэры шәһәрдә үскән кеше буларак бу уңайдан бер киңәш биргән иде. “Кар яуган саен аны таптап өстеннән йөрергә кирәк, шул вакытта аны тазартасы да юк”, – дигән иде ул. Авылда койма башына кадәр кар җитеп, шуннан күршеләрнең узуын хәтерлим. Ә менә Уфадагы алтынчы кат тәрәзәм буеннан карны таптый-таптый күтәрелүчеләрне күз алдына китерә алмыйм.

Гафу итегез, төп сүздән тайпылганмын, Уфада карга килеп төшкән хатын турында бер укучыбыз шигырь язып җибәргән.

 

 

Фәрештәләр саклаган

 

Бездән ерак түгел генә,

Нәкъ сигезенче каттан

Егылып төшкән бер әби –

Бар кешеләр шаккаткан.

 

Әкрен генә үзе торган

Һәм атлаган өенә.

Рәхмәт укып тау шикелле

Яткан кар өеменә.

 

“Тиз ярдәм”  белән килделәр

Әбекәйне карарга.

“Сынган, тайган җирләре юк”. –

Килделәр шул карарга.

 

Әбекәйгә – 79!

Аллаһ үзе саклаган.

Фәрештәләр канат җәеп,

Җиргә “түшәк” каплаган.

 

Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА.

Уфа шәһәре.

 

 

Фото: life.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: