Барлык яңалыклар
Дөнья бу
28 февраль 2022, 12:28

Кара эткә очрасаң, бәла аласың

Басма янында төнлә ниндидер кара эт килеп чыга. Аны күрүчеләрне үлем, янгын, авыру, гариплек кебек күңелсезлекләргә дучар була.

Кара эткә очрасаң, бәла аласың
Кара эткә очрасаң, бәла аласың

Безнең авылның кап уртасыннан елга ага. Авыл читендә урман һәм сазлык башлана. Авылның урман буендагы башында бер урамнан икенчесенә чыгу өчен елгага басма салынган. Ул урын турында халыкта төрле шомлы хәбәрләр таралган.

Имеш ул басма янында төнлә ниндидер кара эт килеп чыга. Аны күрүчеләрне үлем, янгын, авыру, гариплек кебек күңелсезлекләргә дучар була. Көндез ул этне күрүчеләр булмый.

Беркөнне бер урамда яшәүче кызны икенче урамдагы дус кызы туган көнгә чакыра. Мәҗлес төнгә кадәр дәвам итә. Төнен кунак кызны туган көн уздыручы кыз абыйсы белән  басма аша озатып куярга була. Елга ярына җитәрәк ай нурында басмага сузылып яткан кара эт шәйләнә.  Егет кулына таяк ала. Кешеләрне күргәч эт тора һәм  боларга карап тора да, акрын гына читтәге куаклар арасына кереп югала. Яшьләр басманы чыгарга куркып озатасы кунак кызын ияртеп кабат туган көн уздыручы кызның өенә кайталар. Өйгә каткач та тиз генә куркулары узмый. Бәхетсезлекләр озак көттерми. Этне куарга кулына таяк алган егет аварияда кулын өздерә. Кызларның берсе гомерлек чирле булып кала, икенчесенең әтисе янгында һаләк була.

 

Фото: indicativeof-sideways-escalation.tumblr.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: