Барлык яңалыклар
Дөнья бу
28 февраль 2022, 10:30

Иң борынгы барабан табылган

Инглиз балалары «теге дөньяда» да музыка коралларында уйнагандыр, күрәсең.

Иң борынгы барабан табылган
Иң борынгы барабан табылган

Яңа ел башыннан археологлар да тантана итә. Бөек Британиянең Көнчыгыш Йоркшир шәһәре янында алып барылган эзләнүләр вакытында алар бергә күмелгән өч бала каберенә юлыккан. Аларның иң өлкәненең баш очына сөяктән эшләнгән энә, акбурдан ясалган шар һәм, шулай ук, акбурдан чокып ясалган барабан куелган булган. Радиоуглерод анализы әлеге предметларның моннан якынча 5000 ел элек эшләнгәнен күрсәткән.

Иң кызыгы шул: бу барабанда уйнап та, аны кагып та булмый. Галимнәр билгеләвенчә, ул ни сәбәптәндер вафат булган балаларның җаннарын явыз рухлардан саклау өчен, ягъни ритуаль максатлардан чыгып, кабергә салынган.

Әлегә кадәр дөньяда шундый өч барабан барлыгы билгеле иде. Алар һәммәсе дә бер урында –  Бөек Британиянең Көнчыгыш Йоркшир шәһәре янында,  1889 елда табылган. 17 февральдә дүртенче барабан да алар янында, Британия музеенда, үз урынын алды.

Фото: https://new-science.ru/

Иң борынгы барабан табылган
Иң борынгы барабан табылган
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: