Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 февраль 2022, 09:45

Сәлимә НИГӘМАТОВА. Гармунчы Габдулла. Хикәя-бикәя

“Г” хәрефенә хикәя-бикәяләр бәйгесе дәвам итә. Бүген Караидел районында яшәүче Сәлимә НИГӘМАТОВА мәйдан тота!

Сәлимә НИГӘМАТОВА. Гармунчы Габдулла. Хикәя-бикәя
Сәлимә НИГӘМАТОВА. Гармунчы Габдулла. Хикәя-бикәя

Гөлчирәнең гармунчы Габдуллага гыйшкы гомерлек. Габдуллага гашыйктырмы, гармунынадырмы? Гаебе гади генә. Георгин гөленнән гөлләмә – Гөлчирәдә.

Габдулла гаиләле. Гөлҗимеше Гамбәрия гүзәлләрдән гүзәл, гаҗәеп гармонияле. Гыйшык – Гөлчирәгә гомерлек газаплану гына. Гашыйклыкны гаепләү гадәтләнелгән. Гөлчирәнең гыйшкын  гайбәтләүче – Габдулланың газизе Гамбәрия. Габдулланың Гамбәриясе гәзиттә гайбәтләгән. Гарьлек. Гашыйкларның гомере гөрләмәде.

Гамәлдә, Габдулла гаепсез, гөнаһсыз. Гомумән, Габдуллага Гөлчирәнең гыйшкы – гомерлек гайбәт. Гаепләү гүр газабыдай газаплый.

Фото авторның социаль челтәрдәге битеннән алынды.

Сәлимә НИГӘМАТОВА. Гармунчы Габдулла. Хикәя-бикәя
Сәлимә НИГӘМАТОВА. Гармунчы Габдулла. Хикәя-бикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: