Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 февраль 2022, 06:48

Я ишәк үлә, я мин үләм...

Яңа ачылган Галактика бездән шактый читтә – 3 миллиард яктылык елы ераклыгында урнашкан. Анда яшәүчеләр юлга кузгалсалар да, Хуҗа Насретдин әйтмешли, алар килеп җиткәнче, “я ишәк үлә, я мин үләм”. Хәер, кем куркынычрактыр әле – чит планета затларымы, әллә Җирдәге ахмаклармы?

Я ишәк үлә, я мин үләм...
Я ишәк үлә, я мин үләм...

Астрономнар Галәмдәге иң зур Галактиканы ачкан. Аны грек мифологиясе каһарманы Alcyoneus исеме белән атаганнар. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки аның бер очыннан икенче очына чыгар өчен нур 16,3 миллион ел очарга тиеш. Биредә 400 миллион Кояш урнаша алыр иде!

Бәхетебезгә, бу Галактика бездән шактый читтә – 3 миллиард яктылык елы ераклыгында урнашкан. Гади генә итеп әйткәндә, Җирдән җибәрелгән нур Alcyoneusка 3 миллиард елдан соң гына барып җитәчәк. Шуңа күрә, анда тере затлар яшәсә дә, аларның безнең барлыгыбызны белүе икеле. Иң көчле телескоплардагы нурланышны тоеп, юлга кузгалсалар да, Хуҗа Насретдин әйтмешли, алар килеп җиткәнче, “я ишәк үлә, я мин үләм”. Хәер, кем куркынычрактыр әле – чит планета затларымы, әллә Җирдәге ахмаклармы?

Я ишәк үлә, я мин үләм...
Я ишәк үлә, я мин үләм...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: