Барлык яңалыклар
Дөнья бу
24 февраль 2022, 07:50

100 миллион ел элек яшәгән таракан табылган!

Тулай торактагы тормышымнан калган иң истәлекле хатирәләрнең берсе – тараканнар. Кичен бүлмәгә кайтып кереп, утны кабызу белән, алар кайсы кая чабышалар иде. Ләкин 100 миллион ел элек алай булмаган.

100 миллион ел элек яшәгән таракан табылган!
100 миллион ел элек яшәгән таракан табылган!

Тулай торактагы тормышымнан калган иң истәлекле хатирәләрнең берсе – тараканнар. Кичен бүлмәгә кайтып кереп, утны кабызу белән, алар кайсы-кая чабышалар иде. Ләкин 100 миллион ел элек алай булмаган. Тараканнар көндез якты дөньяда яшәп, төнлә йокыга талганнар.

Моны каян белгәннәр, дисезме? Палеонтологлар Мьянма (Бирма) дәүләтендә гадәти булмаган гәрәбәгә юлыкканнар. Аның эчендә... борынгы таракан катып калган булган. Белгечләр фикеренчә, бу бичара чираттагы “сәяхәте” вакытында нарат сумаласы эченә кереп баткан, гасырлар эчендә сумала катып, гәрәбәгә әверелгән. Ә таракан исә шуның эчендә бозылмыйча сакланган.

Галимнәр зур саклык белән гәрәбәдән тараканны тартып чыгарып, аның һәр органын тикшергәннәр. Нәтиҗәдә, борынгы “озынмыек”ның, хәзерге кардәшләре белән чагыштырганда, бер зур үзенчәлеге булуы ачыкланган. Аның күзләре көн яктылыгына яраклашкан булган, ә хәзерге тараканнарның организмы төнгә җайлашкан.

Фото: https://new-science.ru/

100 миллион ел элек яшәгән таракан табылган!
100 миллион ел элек яшәгән таракан табылган!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: