Барлык яңалыклар
Дөнья бу
23 февраль 2022, 09:42

Рита ӘХМӘДУЛЛИНА. Гөрләшеп гомер гизегез! Хикәя-бикәя

Кадерле дуслар! Сез түземсезләнеп көткән көн менә килеп тә җитте! Бүген, 23 февральдә, “Г” хәрефенә хикәя-бикәя конкурсы игълан итәбез. Язмаларның күләме 200 сүздән артмаска тиеш. Аларны [email protected] электрон почтасына һәм ВК аша кабул итәбез. Авторның фотосы һәм үзе хакында кыскача мәгълүмат кирәк булачак. Конкурсны йомгаклау өчен ВК төркемебездә (https://vk.com/club147944323) тавыш бирү оештырылачак. Җиңүчене бүләк көтә. Беренче бикәя килеп җитте дә инде! Рәхәтләнеп укыгыз!

Рита ӘХМӘДУЛЛИНА. Гөрләшеп гомер гизегез! Хикәя-бикәя
Рита ӘХМӘДУЛЛИНА. Гөрләшеп гомер гизегез! Хикәя-бикәя

Гөбелекөчектә Гөлгенә, Габит Галимовларның гади генә гаиләсе гел генә гөлдер-гөлдер гөрелдәп, гадилектә, гаделлектә гомер гизәләр. Гөлгенә Габбасовна – гомерлек географ, Гөбелекөчекнең горурлыгы! Габит Госманович – гомерлек газовик, Гөбелекөчектә газны гөрләтүче. Гөлгенә, Габитның гаиләсендә, гомумән, гармунчылар, гитарачылар.

Газизләрдән-газиз гомер гөлләре, гүзәлләрдән-гүзәлләре Гөлнур, Гөлүсә – гимнасткалар, газонда гөлләр гөрләтәләр.

Габитның галошлары газондагы гөлләрне гарипләде. Гөлнур, Гөлүсә гөлләрне – георгин, гладиолусларны гарипләгәнгә Габитны гаепләмәделәр. Гарипләнгән георгин, гладиолуслардан Гөлгенәгә гади генә гөлләмә гамәлләделәр. Гөлгенә гөлләмәгә горурланды.

Гөлнур, Гөлүсәнең гәүдәләре гүзәл – гимнастика галәмәте.

Гөлнурга – Гаян, Гөлүсәгә Гамил гашыйк! Гаян – Газельче, гаражда “Газеле”нең газы гүли. Гамил – геофизик, газаплана-газаплана геофизикларның “Газеле”ндә гизә. Гашыйклар гәпләштеләр, гаиләгә гаризаландылар. Гөлгенә, Габитның гүзәлләрдән-гүзәл газизләре Гөлнур, Гөлүсә гаиләлеләр! Гашыйклар Гөлнур, Гаян, Гөлүсә , Гамил Греция гөлбакчаларын гизәләр.

Гөлгенә гөбәдия гамәлләде. Грециядән гашыйклар Гөлгенәгә – гөлләмә, глобус, Габитка галстук, гер, галошлар гозерләделәр. Гашыйкларның гомере гадилектә, гаделлектә гөрләсен! Газизләрдән-газизләре гел горурландырсыннар!

Рита ӘХМӘДУЛЛИНА,

Чакмагыш районы, Имәнлекүл авылы.

(Гөбелекөчек – авыл исеме )

Фото авторның социаль челтәрдәге битеннән алынды.

Рита ӘХМӘДУЛЛИНА. Гөрләшеп гомер гизегез! Хикәя-бикәя
Рита ӘХМӘДУЛЛИНА. Гөрләшеп гомер гизегез! Хикәя-бикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: