Барлык яңалыклар
Дөнья бу
18 февраль 2022, 07:02

Шимпанзелар... бинт сала белә

Ул гынамы! Ана шимпазелар, вакытлары җитеп, бәби китерергә теләми башлагач, авырга калмас өчен махсус үләннәр – табигый “противозачаточный”лар ашарга тотына икән!

Шимпанзелар... бинт  сала белә
Шимпанзелар... бинт сала белә

Генетик яктан безнең иң якын туганнарыбыз – шимпанзелар. Алар белән без 98 процентка уртак геннарга ия. Һәм әлеге “кардәш”ләребез зоолог галимнәрне аптыратудан туктамый.

Приматолог Алессандра Маскаро күптән түгел Лоанго милли паркында Сьюзи кушаматлы шимпанзены күзәтә. Аның улы Сиа нәрсәгәдер эләктереп, аягын ерткан була. Әнисе аны дәвалый. Иң кызыгы шул: ул каяндыр төрле, үзе генә белгән үләннәр алып килеп, аларны улының җәрәхәтенә каплый һәм... агачның каерысыннан мунчаласын аерып алып, кысып бәйләп – “бинт салып” куя. Тагы да гаҗәбрәге: озак та үтми, "малай" аякка баса!

АКШ галимәсе Сабрина Криф исә тагы да пикантрак күзәтү ясый. Баксаң, ана шимпазелар, вакытлары җитеп, бәби китерергә теләми башлагач, авырга калмас өчен махсус үләннәр – табигый “противозачаточный”лар ашарга тотына икән! Нәкъ кешеләр кебек!

Менә шуннан соң кешенең маймылдан килеп чыгуын исбатлаучы Чарльз Дарвин теориясен дөрес түгел дип әйтеп кара. Кем акыллырактыр әле: кешеме, шимпанземы?

Фото: https://new-science.ru/

Шимпанзелар... бинт  сала белә
Шимпанзелар... бинт сала белә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: