Барлык яңалыклар
Дөнья бу
17 февраль 2022, 07:54

Шлем кигертербез Айга да!

Русия галимнәре Кытай белән берлектә Айда кешеләр яши алырлык фәнни-тикшеренү станциясен төзү эшен башлады.

Шлем кигертербез Айга да!
Шлем кигертербез Айга да!

Айга АКШ австронавтлары беренче булып аяк бассалар да, Җирнең табигый иярчене нәкъ менә СССР галимнәре  тарафыннан өйрәнелә башлаган иде. Инде 1959 елда ук “Луна – 1” зонды Айны әйләнеп очып чыкты, 1966 елның февралендә “Луна – 9” аппараты аның өстенә үк төшеп утырды. Ахырда 1966 елның мартында совет космодромыннан җибәрелгән “Луна – 10” зонды Айның табигый иярчененә әверелде. 1970, 1972, 1976 елларда җибәрелгән совет аппаратлары Ай туфрагын алып кайтып, аңа төрле яклап анализ ясау мөмкинлеген бирде. Тик шуннан соң Советлар Созының Айны тикшерү программасы “татлы” йокыга талды.

Ниһаять, 45 еллап вакыт үткәч, ягъни быел, Русия галимнәре тарафыннан Ай кабаттан өйрәнелә башлаячак. Ерак Көнчыгышта урнашкан “Восточный” космодромыннан анда “Луна – 25” аппараты очачак һәм Җирнең табигый иярчене битенә төшеп утырачак. Ул Айда кимендә бер ел эшләр, дип көтелә. Әлеге вакытта аппаратта электрорадиотехник сынаулар бара. Алар март аенда тәмамланырга тиеш. Апрельдә аңа программа җиһазлары урнаштырылачак. Аннан инде аппарат Җиһан тарафларына юлланачак

Ләкин эш моның белән генә бетми әле. 2024 елда Айга – “Луна – 26”, бераз соңрак “Луна – 27” аппаратлары юл алачак. Алар Ай өстендәге боз катламын тишеп, аның өстен, табигый составын тикшерергә тиеш.

Әлеге проект Кытай белән берлектә башкарыла һәм киләчәктә Айда кешеләр яши алырлык фәнни-тикшеренү станциясен төзү максатын куя.

Фото: https://new-science.ru/

Шлем кигертербез Айга да!
Шлем кигертербез Айга да!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: