Барлык яңалыклар
Дөнья бу
9 февраль 2022, 10:52

Сигезенче каттан егылып исән калган

Балконның тәрәзә тупсасына сөялеп торганда башы әйләнеп китеп аска төшеп киткән.

Сигезенче каттан егылып исән калган
Сигезенче каттан егылып исән калган

Уфада 10 яшьлек кыз сигезенче каттагы балконнан егылып төшкән. Бу вакыйга 8 февраль көнне башкаланың Черниковка бистәсендәге Кольцевая урамы, 204 йортта булгган. 10 яшьлек кыз урамда йөреп керергә җыенган булган, хәленең начар булуын сизгәч, балконга һава суларга чыккан. Балконның тәрәзә тупсасына сөялеп торганда башы әйләнеп китеп аска төшеп киткән. Бу хакта кызның әнисе хәбәр итә. Йорт янында кар бик калын булу сәбәпле, бала исән калган. Аны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә озатканнар.

Уфалылар быел карның бик күп явуына, тазартылмавына зарлана. Баксаң аның тазартылмавы файдага да була ала икән.


Фәтә: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: