Барлык яңалыклар
Дөнья бу
28 гыйнвар 2022, 23:30

Башкортстанда бер ир хатынын коега салып бетонлаган

Ызгыш вакытында ул аны бау белән буа башлый, хатыны аңын югалта.

Башкортстанда бер ир хатынын коега салып бетонлаган
Башкортстанда бер ир хатынын коега салып бетонлаган

Башкортстанның Иглин районында хатынын үтергән Уфа кешесенә хөкем карары чыгарылды. Бу хакта төбәк Тикшерү комитеты хәбәр итте. Бу хәл 2021 елның 25 сентябрендә булган. 44 яшьлек ир үзенең 50 яшьлек хатыны белән әрләшкән. Ызгыш вакытында ул аны бау белән буа башлый, хатыны аңын югалта. Хатыны вафат булгач аның гәүдәсен 10 метр тирәнлектәге коега ташлый – ул аларның участогы территориясендә урнашкан. Скважинага әлеге ир гравий, цемент ташлый, ә аннан су агыза. Соңрак хатын-кызның буылудан түгел, ә коега егылып төшүдән үлүе ачыклана. Ике көннән соң, уфалы полициягә хатыны юкка чыгу турында гариза белән мөрәҗәгать итә.

Дәлилләрдән соң, ир хатынын үтерүен таный һәм аның мәетен кайда яшерүен күрсәтә. Иглин район суды аны тугыз ел ярымга катгый режимлы колониядә утыруга хөкем иткән.

 


Тикшерү комитеты фотосы.

 


Фото: СК РБ.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: