Барлык яңалыклар
Дөнья бу
17 декабрь 2021, 10:38

Каның нинди, холкың шундый

Әгәр Европада кешедән: “Сез нинди йолдызлык астында тугансыз? — дип сорасалар, Япониядә исә: “Сезнең кан төркемегез нинди?” — дигән сорауны еш бирәләр. Японнар фикеренчә, кан төркеме кешенең холкын билгели. Сез дә сынап карагыз әле!

Каның нинди, холкың шундый
Каның нинди, холкың шундый

I төркем. Сез лидер булырга омтыласыз. Әгәр алдыгызга максат куйгансыз икән, аны тормышка ашырганчы көрәшәсез. Алга таба хәрәкәт итү өчен юнәлеш сайлый беләсез. Үз көчегезгә ышанасыз, хискә бирелүчән. Ләкин йомшак ягыгыз да бар: сез бик көнче һәм ыгы-зыгылы кеше, җитмәсә тәкәббер дә.

II төркем. Сез тынычлык һәм тәртип яратасыз. Башка кешеләр белән яхшы килешеп эшлисез. Моннан тыш, сизгер, сабыр һәм рәхим-шәфкатьле. Йомшак ягыгыз – кирелек һәм дөрес ял итә белмәү.

III төркем. Сез чып-чын индивидуалист, үзегезгә ничек ошый — шулай эшлисез. Теләсә-нәрсәгә җиңел яраклаша аласыз, хәрәкәтчән, хыялый. Ләкин бәйсез булырга теләвегез кайвакыт артыкка китеп, начар сыйфатка әйләнүе бар.

IV төркем. Сез тыныч һәм басынкы, гадәттә башкалар сезне ярата һәм үзләрен сезнең янда яхшы хис итә. Сез аларның күңелен ача беләсез. Бер үк вакытта башкаларга карата гадел дә. Ләкин кайвакыт сез артык кискен буласыз, моннан тыш, озак икеләнәсез һәм карарны бик авыр кабул итәсез.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Каның нинди, холкың шундый
Каның нинди, холкың шундый
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: