Барлык яңалыклар
Дөнья бу
16 декабрь 2021, 12:58

Кырмыска оясында – кеше башы!

Башкортстанди ике хатынны үтерүче Ринат Сәхәбетдиновка хөкем карары чыгарылды. Стәрлетамакта яшәүче “потрошитель” 20 елга ирегеннән мәхрүм  ителде.

Кырмыска оясында – кеше башы!
Кырмыска оясында – кеше башы!

Ул корбаннарының гәүдәләрен кайда яшерүен дә күрсәткән. Беренче хатынны  ул  2007 елда ук үтергән, әмма бу гаебе 2020 елда икенче кешене үтергәннән соң гына   ачыкланган.

Беренче хатын югалып 13 ел узганнан соң, Стәрлетамакта хәбәрсез тагын  бер хатын-кыз югалган, ул юкка чыкканчы Сәхәбетдинов белән бик еш шалтыратышып торган. Шул ачыклангач, тикшерү барышында, ниһаять, ир-атны җаваплылыкка тарттыру мөмкинлеге барлыкка килгән. Аның белән эшләү барышында хокук сакчылары аның ике кешене дә үтерүгә катнашы барлыгын ачыклаган. Җинаятьче башта беркемне дә үтерергә җыенмавын белдергән: беренче хатын белән сугышканда аннан үзе бик тырышып саклануын, ә икенчесе  уңышсыз егылганнан соң үлүен әйткән. Хатыннарның гәүдәләрен кеше тапмасын өчен ваклап төрле җиргә яшергән. Хатыннарның берсенең башын кырмыска оясыннан табып алганнар.

 

Фото: ГТРК “Башкортостан”.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: