Барлык яңалыклар
Дөнья бу
11 декабрь 2021, 23:41

Әтисен үтерер өчен Һиндстаннан кайта

Әтиләре тынычлансын өчен әниләрен гел аракы эчертеп тоткан.

Әтисен үтерер өчен Һиндстаннан кайта
Әтисен үтерер өчен Һиндстаннан кайта

Соңгы елларда Һиндстанда яшәүче Рәвил исемле бер ир Уфага кайтып әтисен үтергән. Ул чит илдән әнисенең үчен алыр өчен кайткан.

Гаепләнүче сүзләренә караганда, паралич сугу нәтиҗәсендә күп еллар урын өстендә яткан әнисен әтисе мәсхәрәләп тоткан. Әтисе әхлаксыз тормыш рәвеше алып барган, урын өстендә яткан әнисен даими көчләгән. 2009 елда Рәвил әнисен мәсхәрәләгән чагына туры килә һәм ачуланып гаиләдән чыгып китә. Соңгы елларда ул Һиндстанда яши. Әнисе үлгәннән соң Уфага кайта. Апасының сүзләренә караганда, әтиләре тынычлансын өчен әниләрен гел аракы эчертеп тоткан. Рәвил әтисеннән үч алырга була, ул аның йортына барып, әтисенең таянып йөри таягы белән тукмый. Каты итеп дистәдән артык сукканнан соң әтисе үлә. Суд мәрхүмнең тәртипсез тормыш алып баруын һәм Рәвилнең Һиндстанда сабый баласы булуын искә алып, йомшак хөкем карары чыгара – ул 6 елга каты режимлы колониягә хөкем ителә.

 


Фото: газета-вся-тверь.рф

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: