Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 декабрь 2021, 21:50

Үзен яндыручы хатынның хаты табылган

9 декабрь Уфа хастаханәсе янында бер хатын-кыз үзенә ут төрткән иде.  Ул исән калган, әмма аның тәненең 90 проценты янган.

Үзен яндыручы хатынның хаты табылган
Үзен яндыручы хатынның хаты табылган

64 яшьлек Татьяна Петрова үзенә ут төрткәч тимер юлчылар клиникасының янгын куркынычсызлыгы буенча штаб башлыгы  югалып калмаган: ул ут сүндергечне эләктереп алган һәм янган хатын-кызны сүндерә башлаган, ә аннары ашыгыч ярдәм чакырткан. Ир-атның тиз реакциясе аркасында гына пенсионер хатын-кызны коткарып кала алган. Хатын-кызны ашыгыч ярдәмгә 18нче санлы хастаханәнең пешү бүлегенә салганнар: хәзер аның хәле кискен рәвештә авыр кала. Пенсионер ханымның синтетик курткасы тулысынча эрегән һәм тиресенә ябышкан, хатын-кызда тире өслегенең 90 проценттан артыгы, шул исәптән баш, куллары, муены янган.

Уфа янындагы Яңа Черкассы авылында яшәүче бу хатын 2008 елда ирен югалткан, ә шоктан соң аның психикасына зыян килгән булган.

Татьянаның шәхси әйберләре салынган сумкасыннан 26 битлек кулъязма хат табылган. Хәзер бу язмаларны хокук саклау органнары өйрәнә.

 

Фото: МЧС фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: