Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 ноябрь 2021, 14:21

Зөлфәт ХӘКИМ. Уйлар уйнавы

Техниканың тизлеге арткан саен, кешеләр арасы ерагая...

Зөлфәт ХӘКИМ. Уйлар уйнавы
Зөлфәт ХӘКИМ. Уйлар уйнавы

* * *

Чакырылмаган кунак чакырылганыннан да яманрак.

* * *

Кеше нәрсәне яхшы дип саный?

Үзенә кирәкне.

* * *

Биргәнне алуга караганда, алганны бирү авыррак.

Алганны бирмәүгә караганда, биргәнне алмау авыррак.

* * *

Янгын җылысыннан җан өши.

* * *

Дошманыңның дошманын әгәр дошман итсәң, берсе дус булыр дип ышанма. Ике дошман хасил булмагае.

* * *

Олы бәхет эзләү кешене киеренкелектә тота, җан газабын тудыра. Җан газабы белән бәхетле булу мөмкинме?..

* * *

Техниканың тизлеге арткан саен, кешеләр арасы ерагая.

Комфорт дәрәҗәсе арткан саен, кешелек дөньясына күбрәк куркыныч яный.

Фән казанышлары үскән саен, катастрофалар мөмкинлеге арта.

Яшәү шартлары камилләшкән саен, үлем мөмкинлекләре киңәя.

* * *

Һәр яңа көн – бөек һәм кабатланмас.

Чөнки һәрбер көн – кемнеңдер туган яки туасы көне.

Кемнеңдер үлгән яки үләсе көне.

* * *

Зирәк акыллы булыр өчен, якын-тирәңдә тинтәкләрнең дә  булуы зарур.

Фото: m.business-gazeta.ru

Зөлфәт ХӘКИМ. Уйлар уйнавы
Зөлфәт ХӘКИМ. Уйлар уйнавы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: