Яшь чак, бик дәртле чак. Бик матур кыз бар авылда. Шуны үземә ияләштерәсем килә. Бер зуррак егеткә киңәшкә бардым.
Ул:
– Хәзер сине өйрәтәм, әрәмә буена бар да, сандугач булып сайра. Шул сандугач очып киткәч, шуның утырган чыбыгын ал, – ди.
Сандугач очып китте дә, чыбыгын алдым. Шуннан, янымда йөртәм, ә чыбык озын гына.
– Шуның белән шул кызга сук, – ди. – Ул синнән качмас, сине яратыр, – ди.
Кичке уенга төшкәч, шул кызны шундук шәйләп алдым. Юка күлмәк кигән кыз, сыдырдым аркасына: “Әһә, булды”, – димен.
Ул кыз көчле генә, чыбыкны тартып кына алды да, кисә башлады үземне. Өч көн тормыйча яттым. Теге зуррак егеткә әйткән идем, ул миңа:
– Син хата иткәнсең, мине әле таяк белән тукмадылар, – ди.
(1980 елда Аскын районы Иске Казанчы авылында Гыйльманша Абделхак улы Хаковтан (1893 елгы) БДУ студентлары язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 296 б.
Фото: placepic.ru