Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 ноябрь 2021, 21:35

Туйдан – зиратка

Бу көнне ул аның туенда йөри, яшь парларга бәхет тели, ә берничә сәгатьтән соң аның туй автомобиле белән бәрелешә.

Туйдан – зиратка
Туйдан – зиратка

Башкортстанның Архангель районында юл фаҗигасе булды. Анда чит илдә эшләнгән  “Ford”  машинасы безнең илдә җитештерелгән 10нчы модель “Lada” белән бәрелешкән. “Ford”   “Lada”ны берничә метр таптап барган, нәтиҗәдә “Lada”дан тимер өеме генә торып калган, андагы 20 яшьлек машина йөртүче урында үлгән, ә 22 яшьлек пассажирны имгәнү һәм сыну җәрәхәтләре белән хастаханәгә алып киткәннәр.

Бу тарихта иң сәере шул – һәлак булган “Lada” машинасын йөртүче  гаепле кешенең якын дусты һәм сыйныфташы булган. Моннан тыш, бу көнне ул аның туенда йөри, яшь парларга бәхет тели, ә берничә сәгатьтән соң аның туй автомобиле белән бәрелешә.

 

Фото: kavkaz.mk.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: