Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 ноябрь 2021, 21:40

Кеше каберенә кеше күмү

Гаепләнүче белән  яшьлек зыян күрүче арасында бер кызга була шау-шу куба.

Кеше каберенә кеше күмү
Кеше каберенә кеше күмү

Башкортстанның Күмертау шәһәрендә ритуаль хезмәтнең элекке хезмәткәре – 21 яшьлек егет хөкем  ителәчәк. Ул көнләшү нәтиҗәсендә  танышын үтергән, ә аннары мәетен чит кабергә яшергән. Бу хакта республиканың Тикшерү комитеты хәбәр итте. Җинаять агымдагы елның 11 май иртәсендә була. Гаепләнүче белән 25 яшьлек зыян күрүче арасында бер кызга була шау-шу куба. Үтерүче төрмәдә чакта монысы аның йөргән кызы белән хат алышкан булган – җәнҗал шуннан чыга. Алар яр буенда сугышкан җирдән суга егылып төшәләр. Ритуал хезмәтендә эшләүче көндәшен суга батырып үтерә һәм гәүдәсен зиратка алып барып яшь кабергә күмеп куя.

 

Тикшерү комитеты фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: