Барлык яңалыклар
Дөнья бу
12 ноябрь 2021, 10:27

Ярмәкәй кешесе Салават Юлаев һәйкәлен “иярләгән”

Башкортстанның символы булган һәйкәл постаментына менеп, сүгенү сүзләре кычкырганы өчен ул нибары 1000 сум штраф түләячәк.

Ярмәкәй кешесе Салават Юлаев һәйкәлен “иярләгән”
Ярмәкәй кешесе Салават Юлаев һәйкәлен “иярләгән”

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 9 ноябрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә гадәти булмаган административ эш каралды. Ярмәкәй районында туып-үскән ир-егет “вак хулиганлык” мәддәсе буенча гаепләнде. Мәхкәмәнең матбугат хезмәте белдерүенчә, ул Телеүзәк янындагы Салават Юлаев һәйкәле постаментына менеп, тирә-якка сүгенү сүзләре яудырган, кулларын болгаган. Мәйданга ял итәргә чыгучыларның кисәтүләренә дә ул сүгенеп җавап кайтарган. Шул рәвешле, ул җәмәгать урыннарындагы тынычлыкны һәм тәртипне бозган.

Мәхкәмә ярмәкәйлене вак хулиганлыкта гаепле дип таныды һәм аңа 1000 сум күләмендә штраф билгеләде. Күпләр фикеренчә, бу җәза бик йомшак.

Фото: news.myseldon.com

Ярмәкәй кешесе Салават Юлаев һәйкәлен “иярләгән”
Ярмәкәй кешесе Салават Юлаев һәйкәлен “иярләгән”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: