Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 ноябрь 2021, 23:05

Биш яшьтә бала тапкан

Ун яшькә кадәр баласы аны апасы дип уйлый.

Биш яшьтә бала тапкан
Биш яшьтә бала тапкан

Медицина тарихында иң яшь ана дип Перуда яшәүче Лина Медина санала, ул 5 яшьтә ана булган. Аның язмышы шактый катлаулы. Лина Медина 1933 елда хәерче авылда дөньяга килә. 1939 елның 14 маенда  ул авырлы булганда аңа ул чак 5 яшь тә 7 ай була. Башта аның йөклелеген  берәү дә аңлап бетерми,  ата-аналары анда шеш дип уйлый. Әмма табиблар  Линаның йөклелекнең 7нче аенда булуын хәбәр итә. Табиб Херардо Лосада кызны башкалага өстәмә тикшерү өчен алып китә һәм анда йөклелек раслана. Соңрак Линада бик иртә гормональ үзгәрешләр булуы ачыклана, аның җенси өлгерүе бик иртә була. Сигез айлык чагында анда күрем башлана, дүрт яшьтә сөт бизләре үсә, ә 5 яшендә янбаш сөякләре киңәя башлый. Шуңа да карамастан, ул әле бәләкәй була, табигый бала табу мөмкин булмый. Баласын кесарево  ясап таптыралар. 2700 граммлы сәламәт малай дөньяга килә. Аны дәвалаучы табиб  хөрмәтенә Херардо дип атыйлар. Улы Лина  белән бергә тәрбияләнә. Ул 10 яшькә кадәр аны апасы дип уйлый. Баланың әтисенең кемлеге сер булып кала. Лина Медина 1972 елда Рауль Хурадо исемендәге ир-атка кияүгә чыга һәм 39 яшендә икенче тапкыр әни була – янә малай таба. Аның беренче баласы – улы Херардо 1979 40 яшендә сөяк мие авыруыннан вафат була.

 

Фото: mancrushes.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: