Барлык яңалыклар
Дөнья бу
17 июль 2021, 11:13

Ашказанда ручка, күзлек...

Уфада табиблар пациентның ашказанында көтелмәгән әйберләр тапканнар.

Ашказанда ручка, күзлек...
Ашказанда ручка, күзлек...

Уфа шәһәренең 21нче хастаханәсе табиблары пациентның ашказанында көтелмәгән предметлар – шариклы ручка, күзлекнең ике душкасы (колакка эләктерә торган җайланмалары) һәм ике озын тимерчыбык тапканнар. Бу хакта “КП-Уфа”га хастаханәнең баш хирургы Евгений Фролов хәбәр иткән. Эче авырткан пациентны "ашыгыч ярдәм" белән хастаханәгә китергәннәр. Белгеч сүзләренчә, табылдыклар эндоскопия ясау вакытында ачыкланган. Моның алдыннан табиблар 40 яшьлек ир-атның ашказанын рентгентта тикшергән булганнар. Фролов сүзләренчә, бу ир-атның ашказаныннан элегрәк тә төрле әйберләр алган булганнар.
Манипуляцияне ФГС-аппарат ярдәмендә табиб-эндоскопист Фоат Шәрипов үткәргән. Ашказанын чүп-чардан тазартырга ярты сәгатьләп вакыт киткән. Пациент бу вакыт эчендә аңында була, ашказанга бу әйберләрнең ничек килеп керүен “шулай килеп чыкты” дип аңлата. Ашказанда бернинди зарарланулар һәм кан китүләр табылмаган.
Хәзер бу “йог”ка психиатрга күренергә туры киләчәк.

 


21 хастаханә сәхифәсе фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: